tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәт батырына – 90 яшь
Хезмәт батырына – 90 яшь

Хезмәт батырына – 90 яшь

Озак еллар Ульяновскиның йортлар төзү комбинатында монтажчылар бригадиры булып эшләгән күренекле милләттәшебез – Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Мөхәрәм Камалдин улы Абулханов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мөхәрәм Камалдин улы 1931 елның 13 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт юлын 1948 елда Куйбышев (Самара) шәһәрендә төзелештә монтажчы буларак башлап җибәрә. 1968 елда Ульяновскига күченеп килә. Аны йортлар төзү комбинатына монтажчылар бригадиры итеп алалар. Узган елның җитмешенче елларында милләттәшебез җитәкчелек иткән бригада ел саен бер мең ярым фатирны файдалануга тапшыра.

СССР Верховный Советы Президиумының 1975 елның 21 апрелендә һәм 1977 елның 21 маенда дөнья күргән указлары нигезендә, Мөхәрәм Камалдин улы Абулханов 3 һәм 2 нче дәрәҗәле Хезмәт даны орденнары белән бүләкләнә. Ә 1985 елның 20 декабрендә милләттәшебез 1 нче дәрәҗәле Хезмәт даны орденына лаек табыла. Шулай итеп, ул Хезмәт даны орденының тулы кавалеры була. Тырыш, намуслы хезмәте өчен аңа шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәле Дан орденнары, медальләр тапшырыла.

Фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган милләттәшебез 35 ел буе, ягъни пенсиягә чыкканчы йортлар төзү комбинатында монтажчылар бригадиры булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы – 55 ел.

Тимерьюл район хакимияте вәкиле Анна Экемсеева, районның халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Елена Баранова, ветераннар советы рәисе Сергей Герасимов танылган милләттәшебезне юбилейлы туган көне уңаеннан котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*