tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш ярышлары «абсолютка» кайта!
Көрәш ярышлары «абсолютка» кайта!

Көрәш ярышлары «абсолютка» кайта!

Киләсе елга татарча көрәш ярышлары арасында иң-иңнәреннән саналган Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда күптән көтелгән вакыйга — абсолют батыр өчен көрәш узарга мөмкин.

Бу хакта татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты барышында билгеле булды. Әлегә форматы, кайсы үлчәүләр көрәшәчәге билгеле түгел. Кайберәүләр үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләрне кертү фикерен якласа, теләүчеләр катнашсын дигән тәкъдимне җиткерүчеләр дә бар.

Татарның иң легендар көрәшчеләреннән берсе Рәкыйп Хәмитов «Идел» хәбәрчесенә белдергәнчә, бу инде күптән көтелгән гамәл. «Батырларның батыры һәр ярыш саен ачыкланырга тиеш. Бу көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрүгә китерер, ярышларны тагын да мавыктыргычрак, кызыклырак итәр иде. Мин «авыр үлчәүдәгеләр җиңә бит барыбер» дигән фикер белән килешмим. Мин дә үземнән авырракларны отып тәкәләр алдым, мине дә миннән җиңелрәкләр откалады. Шунысын да әйтим: абсолют батыр өчен көрәш вакыты җиткәч, 70-80 килолылар белән көрәшәчәге билгеле булгач, күңелдә курку катыш борчу да туа иде», диде ул.

Ә чираттагы Муса Җәлил турниры исә Актанышта узар дип фаразлана.

 

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*