Кострома өлкәсенә визиты барышында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кострома шәһәрендәге Татар бистәсендә дә булды. Биредә ул 1680 нчы елларда барлыкка килә. Идел яры буенда ук урнашкан. Бистәгә нигезне Ярославль губернясеннән күчерелгән татарлар сала. 200 дән артык кеше арасында морзалар да булган. Заманында биредә мәчет һәм мәдрәсә эшли.
1953 нче елга кадәр Татар бистәсендә ике урам исәпләнгән. Сусаклагыч төзегәннән соң, Идел суы күтәрелә һәм бистәдә хәзер бер урам гына бар. Татарстан делегациясе татар зиратында да булды. Беренче каберлекләр биредә 1441 нче елда барлыкка килгән, диләр. Васил Шәйхразыев милләттәшләребез белән бергә, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Зиратта җирләнгәннәр рухына дога кылдылар.