tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировның туган көне.

Хөрмәтле Данис Фәнис улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Җаваплы эшегездә зур уңышлар телибез. Янәшәгездә һәрвакыт терәк булырдай, кулга-кул тотынып эшләрлек хезмәттәшләрегез булсын.

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына алынганчы, Данис Шакиров конгресс эшенең барлык баскычларын узып, зур тәҗрибә туплады. Үз эшенә җаваплы каравы, милләт проблемаларын төрле яклап белүе, гадел булуы белән ул хезмәттәшләре, татар оешмалары активлары арасында да абруйлы. Киләчәктә дә зур ышанычны югалтмыйча, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, үстерү юнәлешендә армый-талмый халкыбызга хезмәт итәргә язсын.

Саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаиләгездә иминлек телибез.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*