tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының  мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлназ Фирдинат кызы  Шәйхиеваның юбилее – 50 яшьлек гомер бәйрәме.

 Хөрмәтле, Гөлназ Фирдинат кызы!

Сезне чын күңелдән шушы куанычлы көнегез – гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез озак еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессында җаваплы эшләрнең берсе – татар дөньясын яңалыклар белән таныштырып тору, Татарстан хәбәрләрен җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларга җиткерү хезмәте белән шөгыльләнәсез. Татарның танылган шәхесләре белән сайттагы тапшырулар аша таныштырасыз. Сез җитәкләгән идарә заман белән бер адымда атлап, яңалыкка омтыла, милләттәшләребезгә бер-берсе белән элемтәдә торырга булыша. Кызыкл да, җаваплы да эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, зурдан-зур уңышлар телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*