tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Хөрмәтле Дамир Мәүләви улы!

Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!

Сезне тарих фәннәре докторы, күпсанлы китаплар авторы, этник тарих һәм этносоциология белгече, “Туган җир” журналы баш редакторы, йөрәгендә татар халкына хезмәт итү дәрте сүнмәс шәхес буларак беләбез. Сезнең халкыбызның үткәнен һәм  бүгенгесен өйрәнеп, аны халыкка танытуыгыз зур ихтирамга лаек.

Кадерле Дамир Мәүләви улы! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормыш, гаилә бәхете телибез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, тугры дусларның ышанычын тоеп яшәгез. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булып, үз кәсебегезне сөеп, яңадан -яңа үрләрне яуларга насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*