tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Барлык милләттәшләребез исеменнән Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Татарстан – көчле республика. Җөмһүриятебез югары күрсәткечләре, киләчәккә максат-хыяллары, зирәк җитәкчесе белән дан тота, хаклы рәвештә илдә иң алдынгылардан санала.
Татарстан яулаган казанышлар һәр татар кешесенең күңелендә горурлык хисе уята, милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, һәрвакыт Татарстаныбызга йөз тоталар
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Республикабыз, милләтебез, телебез, динебез, мәдәниятебез үсешенә һәм яшәешенә керткән зур өлешегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Гомер бәйрәмегез шатлык-куанычларга, кадерле мизгелләргә бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, башкарган һәр эшегездә зур уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз. Алга таба да Татарстан һәм татар халкы хакына армый-талмый эшләргә, яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*