tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кремльнең Гавами урыннарында «Казан гасырлар аша» күргәзмәсе ачылачак
Кремльнең Гавами урыннарында «Казан гасырлар аша» күргәзмәсе ачылачак

Кремльнең Гавами урыннарында «Казан гасырлар аша» күргәзмәсе ачылачак

1 нче февральдә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында «Казан гасырлар аша» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициягә ТР башкаласының музей комплексы фондларыннан шәһәр тарихын һәм мәдәниятен чагылдыручы иң кызыклы предметлар кертелгән.

Килүчеләр археологиянең уникаль предметларын күрә алачак: кресало, булава, бил каптырмасы һәм Казан ханлыгы чорындагы чукмарлы таяк, Туктамыш чорындагы Алтын Урда көмеш тәңкәләре һәм башкалар.

Күргәзмәдә шулай ук XVII гасырның билгесез рәссамы ясаган «Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән» парсунасын, Кабан күле төбендә табылган XV гасыр казанын тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Экспозициягә опера җырчысы Федор Шаляпин һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани, ТРның хәзер чор рәссамнары – Бакый Урманче, Равил Заһидуллин, Нияз Хаҗиәхмәтов һәм Фиринат Халиков әсәрләре керәчәк. Татар халкының декоратив-гамәли сәнгать традицияләре И.Фазылҗановның зәркән әйберләре һәм Л.Фәсхетдинованың алтыннан чигелгән әйберләре белән тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 15:00 сәгатьтә ачылачак. Керү билетлар буенча булачак. Тулырак мәгълүматны +7(939)315-08-83 телефоны буенча белергә мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*