tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова: Сәхнәдә белемле җырчылар булырга тиеш
«Татар кызы» финалисты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова: Сәхнәдә белемле җырчылар булырга тиеш

«Татар кызы» финалисты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова: Сәхнәдә белемле җырчылар булырга тиеш

«Татар кызы-2022» финалисты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә булачак һөнәре, татар җыр сәнгатенә мөнәсәбәте һәм «Татар кызы» бәйгесеннән соңгы кичерешләре турында сөйләде.

«Татар кызы» бәйгесендә мин үземә ышана башладым, үземне тыңлый башладым. Бәйге барышында «мин алай да эшли алам икән», «моны да беләм икән» дигән сүзләр көн саен башыма килә иде. Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу минем өчен зур горурлык», – дип уртаклашты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова.

Чаллыда туган Рәмилә конкурста «Иң серле кыз» номинациясендә җиңеп чыкты. Ул Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлегендә укый. Булачак музыка белгече сәхнәдә белемле җырчылар булырга тиеш, дип саный.

«Минемчә, хәзерге татар җыры сәнгатендә һәрбер җырчының үз тамашачысы, тыңлаучысы бар. Бу әйбәт, ләкин шактый күбесе профессиональ белемсез, ике-өч ноталы җырлар җырлап сәхнәгә чыгалар. Һәм татар җыры турында шуларга карап фикер йөртәләр. Болай булырга тиеш түгел. Сәхнәдә профессиональ, көчле тавышлы җырчылар булырга тиеш дип уйлыйм», – диде Рәмилә.

Киләчәк һөнәрен ул һичшиксез татар теле һәм халкы белән бәйле булачак, дип әйтте.

«Мин әлеге вакытта эзләнүдә. Бөтен әйбер дә кызыксындыра торган вакытым. Әмма, шуны әйтә алам, булачак һөнәрем татар теле, халкы белән бәйле булачак. Җәй көне Оренбург өлкәсенә экспедициягә барганнан соң мин моңа йөз процентка ышанам. Гомумән әйткәндә, минем бәхетле хатын-кыз буласым килә. Минем янәшәмдә төпле ир-ат булуын телим, зирәк әни, үз эшемдә профессионал булырга телим һәм минем әти-әни, туганнарым сау-сәламәт булуын телим», – диде Рәмилә Шәмсемөхәммәтова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*