tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Дуслык күпере” дип аталган чара оештырылды
Тубылда “Дуслык күпере” дип аталган чара оештырылды

Тубылда “Дуслык күпере” дип аталган чара оештырылды

28 гыйнварда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә татар халкының йолалары, мәдәнияте, милли ризыклары белән укучыларны таныштыру максаты белән “Дуслык күпере” дип аталган чара оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллин “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен, кунакларны җылы каршы алдылар. Алар мәктәпнең “Иртеш музее”нда, этномәдәниятләр залында, өлкә мәгариф музеенда экскурсиядә мәктәпнең тарихы, бу җирлектәге йолалары, танылган шәхесләре белән таныштылар. Экскурсияне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей хезмәткәре Равиля Кутумова кызыклы, мавыктыргыч алып бардылар. Аннары чарага килгән кунакларны, укучыларның әти-әниләрен мәктәп китапханәсендә Нуриля Шамратова сәламләде, чараны бердәмлектә оештырган мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга һәм “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнусовага сүз бирде.

Сәет Хисмәтуллин:”Гаиләдә һәм җәмгыятебездә хатын-кызларның роле зур. Безнең мәктәп төрле социаль проектларда катнаша. Мәктәп укучылары, кызларыбыз кече яшьләреннән халкыбызның мәдәнияте белән кызыксынып, милли ризыкларын пешерергә дә өйрәнеп үссеннәр. Шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән бергә үткәргән чарабыз, миллли ризыклар буенча мастер-класс уңышлы узсын, нәтиҗәле, дәвамлы булсын,”-диде.

“Узган елны “Ак калфак” оешмасы үткәргән төрле бәйгеләрдә унбишенче мәктәп укучылары катнашып призлы урыннар яуладылар. Мәктәп директоры Сәет Химәтуллинга, укытучылары Банисә Ниязовага, Нурилә Шамратовага, Гөлшат Дәүлетбаевага, укучыларга рәхмәтләремне белдерәм, киләчәктә дә бердәмлектә эшләргә язсын”,-дип әйтте Айсылу Юнысова.

Мәктәп китапханәсендә танылган “Сүзге” вокал ансамбле башкаруында җырлар яңгырады, ансамбльнең җитәкчесе Наҗия Хәкимова җылы теләкләрен җиткерде.

Мәктәпнең технолгия кабинетында милли ризыклар тулы табын артында мастер–класс чарасында катнашучыларның чыгышлары дәвам итте. Монда Тубыл шәһәренең иң оста хуҗабикәләре, “Ак калфак” әгъзалары Людмила Кәримова себердә төрле милләт халкы яраткан милли ризыгыбыз баурсак, пәрәмечне, Фания Мелибаева “Кош телен”, баурсакны пешерү серләре, рецептлары белән уртаклаштылар. Зирәк, җитез, аш-суга уңган осталарыбызны тамашачылар таң калып тыңладылар. Людмила Кәримова:”Бәйрәмнәрдә табыннарны бизәгән милли ризыкларыбыз булганда, гореф-гадәтләребезне саклап, гаиләдә милли, дини бәйрәмнәрне үткәрсәк милләтебез, динебез, мәдәниятебез дә сакланыр”,-дип нәтиҗә ясады.

Алар татар халкының тарихы белән бәйләп, үз гаиләләрендәге гореф-гадәт йолалары, яраткан милли ризыкларын пешерү серләре турында сөйләделәр. Милли, тәмле чәй табыны артында мәктәпнең “Сүзге” ансамбле, Наҗия Хәкимова, Айсылу Юнысова башкаруында моңлы җырлар белән бәйрәм дәвам итте.

Оештыручылар, тамашачылар кунакчыл, аш-суга оста, ачык йөзле, уңган, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаган шәһәр осталарына рәхмәтләрен юлладылар.

Айсылу Юнусова “Ак калфак” оешмасына өченче ел ярдәм иткән, чараларны фото һәм видеога төшереп, оешманың тарихын саклап баруда ярдәм иткән шәһәребезнең оста фотографы Гали Сәитовка Рәхмәт хатын тапшырды. Тубылның 15 мәктәбендә “Ак калфак” оешмасы мәктәп белән бердәмлектә оештырган милли ризыклар буенча мастер-класс матур, оешкан төстә үтте.

Римма Умитбаева.

                                                                                          Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*