tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды
Кукмара балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды

Кукмара балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды

“Ләйсән” балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды. Биредә төрле авыллардан килгән бакча мөдирләре, тәрбиячеләр һәм оешма вәкилләре катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр кунакларга “Алтын алма” татар халык әкияте буенча театр күрсәтте. Әлеге тамаша кыска гына булса да, бик тә мәгънәле эчтәлеккә ия иде.

Икенче өлештә җәй көне Чүпрәле районына, “Ак калфак” оешмасы утырышына делегат булып барган әлеге балалар бакчасы мөдире Миләүшә Шаһабиева анда күргәннәре белән уртаклашты, фикер алышты, бәйрәм күренеше презентация белән үрелеп барды.

Быел “Ләйсән” балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*