tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”
“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”

“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”

Күчмә утырышка 10 төбәк, 29 Татарстан районы вәкилләре һәм Төркиядән кунаклар җыелды.

“Без “Оста кулда һөнәр бар” утырышын нәкъ менә Кукмарада уздырырга булдык, чөнки оста кулга баш һәм йөрәк килеп кушылган һөнәр ияләре монда яши, – дип аңлатты Кукмарада җыелуны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова.

“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”, – ди Кадрия ханым. Бу фикерне күчмә утырыш дәвамында Кукмарадагы киез итек комбинаты, металл савыт-саба заводы, балалар өс киемнәре, спорт костюмнары җитештерүче Кукмара тегү фабрикасында да еш кабатладылар.

Кунакларны, Кукмара районына керү белән, чәк-чәк тотып, җыр-биюләр һәм “Баламишкин” гармунчылар ансамбле каршы алды.

Татар халык киемнәрендәге кызларны күреп, Кадрия Идрисова алар кигән изүләргә игътибар итәргә кушты. “Изүләргә карап калыгыз, кызлар! Быелдан без “Татар кызы” бәйгесенә изү тегүне һәм чигүне кертә башлыйбыз, изүләрне таратабыз, чөнки ул капланган булырга тиеш”, – диде ул.

Беренче пункт – Вахит мәдәният йорты

Вахит мәдәният йортында күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәнең бер өлешендә Вахит балалар бакчасы тәрбиячеләре кечкенә генә мастер-класс күрсәтте.

“Безнең җирлектә сөтлекчелек тармагы алга киткән. Без балалар белән берлектә “Сөт илендә кунакта” дигән проект кысаларында сөттән эшләнгән продукцияләрне, сөтнең җитештерелүен, аның файдасын өйрәндек. Без ул продукцияне башка төрле өлкәләрдә дә кулланып булганлыгын ачыкладык. Эремчектән клей ясап булганын белдек. Моның өчен безгә майсызландырылган эремчекне вак иләк аша чыгарырга һәм аңа берничә тамчы нашатырь спирты тамызырга кирәк, шуны келәйсыман формага килгәнче болгатабыз – безнең келәй әзер. Без моны үз хезмәтебездә бик киң файдаланабыз, балалар белән аппликацияләр ясыйбыз”, – диде алар.

Киләсе пункт – Зур Сәрдек мәдәният йорты

Монда ишегалдында ук шәл бәйләүчеләр тезелеп утыра иде. “Сез мәдәният йортыннан кире әйләнеп чыкканчы шәлләр сатуга әзер булыр”, – дип шаяртты алар.

Мәдәният йортында экспозиция оештырылган иде. “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иң беренче чиратта чиккән сөлгеләргә игътибар бирде. “Киләсе елга Сабантуй батырларын чиккән сөлгеләр белән бүләклисез”, – диде ул “Ак калфак”лыларга.

“Бу киленнәр чиккән сөлгеләр. Бездә Сабантуйга һәр яшь килен чиккән сөлге бирә – шундый гадәт. Ул аны мәҗбүри бирергә тиеш. Безнең балалар да мәктәп Сабан туе өчен кулъяулыклар чигәләр, зуррак сыйныф кызлары сөлге дә чигә. Сабантуйда килен сөлгеләренә урын билгелиләр”, – диде Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Гөлнара Хәсәнова.

“Электән килгән гореф-гадәтләрне дәвам итеп балаларга тапшырырга тырышабыз. Эш сөйгән, һөнәрле халык киләчәктә югалып калмый. Безнең якта шулай тиеш дип кабул ителгән. Яшьләрнең күбесе авылда кала. Егетләрнең берсенең дә шәһәрдә яшисе килми, институт бетерсәләр дә, үзебезнең төбәккә кайтып, шәхси эш ачып, фермалар төзеп, ничек булса да яшәргә тырышалар. Хатын-кызларга да авылда эш җитәрлек, Аллага шөкер”, – дип өстәп куйды ул.

Экспозицияне карап чыкканнан соң әлеге авылларда балалар бакчасында камыр эшләренә өйрәтүләре ачыкланды. “Авылыбыздагы икмәк пешерү йортына балалар белән барып икмәк пешерү серләрен өйрәнеп чыктык. Балалар бакчасында төрле камыр ризыклары әвәләргә өйрәндек”, – диде Адай балалар бакчасы тәрбиячесе.

Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина килгән кунакларга Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты белән таныштырган Рәмзия Хөсәенованы мактады. “Ул 37 ел дәвамында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, үзе шагыйрә, драматург, җырчы, артист, мөнәҗәтләр башкаручы һәм гармунчы да. Ул безнең зур хәзинәбез”, – диде ул.

Кадрия Идрисова да аның өчен мактау сүзләрен жәлләп тормады. Мактауларга Рәмзия Хөсәенова: “Сезнең укучыгыз бит”, – дип җавап кайтарды. Практикага Кукмарага килгән вакытта Кадрия Идрисова аның укытучысы булган икән. Шулай итеп, әлеге күчмә утырышта Кадрия Идрисова укучысы белән дә күрешә алды.

“Бу авыллар миңа бик якын. Беренче елны практиканы Сәрдек авылында үттек, икенче елны – Чурада. Менә шунда керәшен татарларының үзенчәлекләрен өйрәндем”, – дип искә алды укытырга килгән чакларын Кадрия Идрисова.

“Ак калфак” оешмасының Кукмара буйлап сәяхәте пленар утырыш белән төгәлләнде

“Хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче, телне, гореф-гадәтләрне буыннардан буыннарга тапшыручы гына түгел, ул бүген дәүләт эшлеклесе, сәясәтче һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы да. Бүгенге кунакларыбыз – милләтебез йөзек кашлары. Сезгә зур эшчәнлегегез өчен рәхмәт”, – диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Пленар утырышта “Ак калфак” оешмасының рәисе Кадрия Идрисова тарафыннан яшьтән хезмәткә өйрәнү, үз милләт кешесенә өйләнү, кияүгә чыгу, аерылышу, яшьләр белән эшләү темалары каралды.

“Бүгенге көндә акча янарга мөмкин, ләкин һөнәр кала. Әгәр дә һөнәрне без балачактан ук өйрәтәбез, балаларыбызны, оныкларыбызны һөнәрле итеп үстерәбез икән, ул беркайчан да югалмый торган бала була. Балаларны күбрәк видеолар, әкиятләр карарга калдырабыз, шуңа алар туу белән сурәт карый башлый, кул белән эшләми. Андый балаларның теле көтек була, ул хәрефләрне әйтә белми. Бу куллар белән эшләмәү, баланы уеннан биздерү нәтиҗәсендә килә.

Хәзерге балаларны карагыз. Әти-әниләр “Укысын, аның экзамен бирәсе бар, аның ЕГЭ бирәсе бар, аның алдында шундый сынау тора”, диләр. Бала укый, бәлки ул гел “бишкә” генә укучыдыр, ләкин ул бала тормышка яраксыз булып чыга бит. Аның кулыннан эш килми, ә моңа бит сезнең белән без гаепле”, – диде ул.

“Мин “Ак калфак”ка өлкәннәрне алмагыз, мәктәптәге кызларны, яшьләрне, урта буынны алыгыз дим. Картлар үзебездә дә бар бит инде. Әгәр дә без әбиләр генә җыелып йөрибез икән, булмый ул. Без хәзер яшьләр энергиясе белән яшәргә тиеш”, – ди “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.

Гөлия Хәсбиуллина
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*