tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы кызы Динә Абдуллина мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә
Кукмара районы кызы Динә Абдуллина мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә

Кукмара районы кызы Динә Абдуллина мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә

Шушы көннәрдә “Татар кызы” бәйгесендә катнашып, финалга чыккан Кукмара районы кызы Динә Абдуллина белән очрашу булды.

20 яшьлек Нормабаш авылы кызы, 2018 елда Байлангар урта мәктәбен тәмамлаган Динә Абдуллина Мәскәү дәүләт университетындагы биология факультетының 4нче курсында укый. Узган ел август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды. 2021 елда Динә «Татар кызы» Халыкара конкурсында Мәскәүдә чыгыш ясады.

Динә бәйгегең ничек узуы, андагы тәэсирләре белән уртаклашты. Татар теленә кызыксыну уятуда бик матур мисал бу.

– Укудан тыш Мәскәүдәге татар җәмгыятендә елдан артык «кайныйм». Мәскәү татар яшьләре Советында, МДУ татарлары якташлыгында торам, Татар милли үзәгендә еш булам. Иҗат белән кечкенәдән шөгыльләнгәнлектән, Мәскәүгә килгәч тә, аны ташламадым. Татар мәдәнияте үзәгендәге «Идел» ансамблендә җырлыйм. Курайда, гитарада, укулеледа уйныйм, синтезаторны үзләштерәм. Шигырьләр, җырлар язгалыйм. Теләүчеләр өчен университетта һәм онлайн режимда татар теле дәресләре алып барам, – дип сөйләде Динә.

Алсу ГАТАУЛЛИНА,
Кукмара “Ак калфак” оешмасыныӊ вәкиле

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*