tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск шәһәренә  бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск шәһәренә бара

14 нче сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә бара. Биредә ул өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Русских белән очрашачак.

2022 нче елда XXII Федераль Сабан туе Ульяновск өлкәсендә уза. Милли бәйрәмнең символы аларга быел Нижневартовскидагы тантаналы чара вакытында тапшырылган иде. Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашачак. Аннары ул милли бәйрәмебез үткәреләчәк урынны да карый. Шулай “Татар йорты” музее белән танышачак. Биредә агач утырту чарасы да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*