tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы Зур Сәрдек авылында «Самавыр бәйрәме» үткәрелде
Кукмара районы Зур Сәрдек авылында «Самавыр бәйрәме» үткәрелде

Кукмара районы Зур Сәрдек авылында «Самавыр бәйрәме» үткәрелде

Тамашачылар өчен бик кызыклы проектларның берсе булган «Самавыр бәйрәме»н уздыру идеясе бездә 2002 елда туды. Казан шәһәренең Методик үзәк җитәкчелеге: «Өр-яңа бер проект кирәк идее», – дигән үтенечне җиткергәч, билгеле инде, кире кага алмадык. Зур Сәрдек авылының Сабан туе мәйданында җигүле атлар белән, бик күп кунаклар чакырып, республика күләмендә оештырган идек тәүге бәйрәмне. Шуннан бирле онытып бетермичә, берничә елга бер тапкыр мәдәният йортының чирәмле ишек алдында, җиләк-җимеш өлгергән август айларында  бу бәйрәм уздырылып торды.

Проектка быел 20 яшь, һәм, аның гомерен тагын да озынайтып, Зур Сәрдек мәдәният йорты коллективы әлеге проектны грантка тәкъдим итте. Мәскәү фольклор үзәге бу эшнең русчасын да соратып алды, татар халык авыз иҗаты стилендә язылган самавыр турындагы шигырь куплетларын да русчага тәрҗемә итәргә туры килде. Кызыклы эшнең нәтиҗәсе дә сөенечле булды: фольклор төркем өчен өр-яңа костюмнар тегелде.

Чормаларга менеп, келәтләргә кереп кунаклаган самавырларга җан керә бу бәйрәмдә. Эшкә яраклыларына чишмә сулары салып, чәй кайнатыла, инде хуҗаларына тугры хезмәт итеп тишелгән-тузганнары күргәзмәләрдә урын ала. Зур Сәрдек авылының Сәрдек суы буенда, Рәҗәп чишмәсе янында халыкны үзенә дәшкән «Самавыр бәйрәме» быел да бик матур итеп оештырылган иде. Районыбызның алдынгы мәдәният учаклары да зур әзерлек белән килгәннәр – нинди генә чәй табыннары, милли ризыклар, чәй рецептлары, күргәзмәләр юк! Бу хикмәтләрнең артында бик зур хезмәт, тырышлык, үз эшләрен ихлас ярату ята. Элеккеге хезмәттәшләремә тагын бер кат сокландым, сөендем, горурландым.

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*