tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» үтәчәк
Кукмара районында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» үтәчәк

Кукмара районында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» үтәчәк

25 август көнне Кукмара районының Мәчкәрә авылында дүртенче тапкыр “Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Фәнни җыелыш алдыннан докладчылар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров очрашты. Татарстан Республикасы мөселманнары Кукмара районы мөхәсибәте каршында “Аксакаллар шурасы” рәисе, Мәчкәрә авылы мәчетең имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин конференциянең төп юнәлешләре һәм максатлары белән таныштырдылар.

Билгеле булганча, быелгы укуларның темасы шәҗәрәгә багышлана, шуңа да ул “Шәҗәрә – милләт тамыры” дип исемләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*