tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды
Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды

Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды

Кукмара районының Олыяз авылында модельле китапханәләр төзү буенча республика программасы кысаларында үзгәртеп корылган китапханә ачылды. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина һәм башкалар катнашты.

Узган ел китапханә «2014-2025 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы нигезендә республикада модельле китапханәләр төзү буенча узган конкурста катнашып, җиңүче дип таныла һәм өч миллион сумлык грантка ия була.
«Мәдәният йортының икенче катында урнашкан китапханәдә хәзер һәркемгә: балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, мультистудия, интерактив глобус, ламинатор, ике төрле принтер, вай-фай ярдәмендә эшли торган өйрәтү комплексы, 1800 данә яңа китап кайтты», – диде китапханә мөдире Сөмбел Камалиева.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*