tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәр карт яңадан Камал театры сәхнәсенә кайта
Әлмәндәр карт яңадан Камал театры сәхнәсенә кайта

Әлмәндәр карт яңадан Камал театры сәхнәсенә кайта

Олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы

Дуслар, Әлмәндәрнең барлык җанатарларын, Туфан Миңнуллин иҗатын сөючеләрне шатлыклы хәбәр көтә.

2023 елның 10 маенда 19:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы булачак.

Әлмәндәр карт яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең дусларын җыя, алар арасында Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина. Тамашачылар игътибарына анимацион фильм гына түгел, ә шулай ук персонажларның эксклюзив интервьюлары, фильмны ясаган команда белән очрашу тәкъдим ителәчәк. Билетларны театр сайтында һәм кассасында сатып алырга мөмкин.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*