tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара сылулары “Татар кызы – 2019” матурлык һәм сәләт бәйгесендә көч сынашты
Кукмара сылулары “Татар кызы – 2019” матурлык һәм сәләт бәйгесендә көч сынашты

Кукмара сылулары “Татар кызы – 2019” матурлык һәм сәләт бәйгесендә көч сынашты

9 нчы ноябрь көнне Кукмара районы Манзарас мәдәният йортында “Татар кызы – 2019” матурлык һәм сәләт бәйгесенең 1 нче зональ туры узды.

Бәйгедә Төркәш, Түбән Казаклар, Битлянгур, Ятмас Дусай, Югары Арбаш, Ташлы Елга, Аш Буҗи, Өлге, Кнәбаш авылларыннан килгән кызлар көч сынашты.

Сәламләу, иҗади чыгыш, милли ризык, йола, сорау-җавап өлешләреннән торган бәйгедә Аш Буҗидан Габделманнафова Динә, Өлгедән Мөхәметҗанова Гөлүсә, Ташлы Елгадан Гадиева Камилә, Кнәбаштан Ярмиева Гөлдания финалга үттеләр.

Кызларга диплом һәм генераль спонсор Кукмара метал савыт-сабалар заводының истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Регина Хакимзянова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*