Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Мәүлид ашлары үткәрелә
Кукмарада Мәүлид ашлары үткәрелә

Кукмарада Мәүлид ашлары үткәрелә

Барлык галәмнәргә Рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында шушы олуг шәхескә багышланган төрле чараларны үткәрү җөмһүриятебездә күркәм гадәткә әверелде. Кукмара районында да әлеге ай башлану белән мәчетләрдә, шәхси йортларда Мәүлид ашлары уздырыла.

Күптән түгел Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” дип аталган чара кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына, аның фидакарь эшчәнлегенә, күркәм холык сыйфатларына багышланган вәгазь кичәсе уздырылды.

Чарада Казан шәһәренең “Динислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара Үзәк мәчете имамы вазифаларын башкаручы Габделгалим хәзрәт Мәҗитов катнашты. Бик мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазь кичәсеннән соң мәдрәсә ашханәсендә Мәүлид ашы үткәрелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*