Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Шаһинур Мостафинга багышланган очрашу була
Кукмарада Шаһинур Мостафинга багышланган очрашу була

Кукмарада Шаһинур Мостафинга багышланган очрашу була

Бүген, 24 мартта (13 сәг.), Кукмара район мәдәният йортында күренекле язучы Шаһинур Мостафинга багышланган«Яшьлегемә кире кайтыр идем… дип исемләнгән әдәби очрашу була. 70 яшьлек юбилее уңаеннан күренекле эзтабар әдипкә багышланган чаралар аның туган ягы Мамадышта узган иде инде. Шаһинур Мостафин өчен Кукмара төбәге  дә ят түгел. Ул «Хезмәт даны» дип аталган Кукмара  район газетасында 13 ел – 1970 – 1983 елларда хезмәт куйган, районның каләмле яшьләрен туплаган әдәби берләшмәне җитәкләгән.

Кукмарадагы очрашуда Казаннан һәм Кукмара белән чиктәш Киров өлкәсеннән дә кунаклар – драматург, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,  тел галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифә Рахман, Рифат Җамал, Мәрзия Мухина, прозаиклар Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Заһид Мәхмүди, Киров өлкәсе  татарлары оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, Киров өлкәсендә чыгучы  «Дуслык» газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова һ.б. катнашачак.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*