tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулаткы укулары узды
Кулаткы укулары узды

Кулаткы укулары узды

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында Кулаткы укулары үтә. Чара Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында уза.

“Кулаткы укулары”нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.

Данис Шакировка Ульяновск өлкәсенең Иске Култка районы халкы, “Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы исеменнән милли мәдәниятне, туган телне, дин һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эше өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*