tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Иске Йөрек авылы тормышы белән таныштылар
Татарстан журналистлары Иске Йөрек авылы тормышы белән таныштылар

Татарстан журналистлары Иске Йөрек авылы тормышы белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Киров өлкәсенең Малмыж районына килделәр. Журналистлар Иске Йөрек авылы тормышы белән таныштылар.

Малмыж районы Иске Йөрек авылында 80нче еллардан бирле «Зерновой» колхозы эшли. Дегатларны әлеге колхоз эшчәнлеге белән колхоз рәисе урынбасары Ильяс Хәлиуллин таныштырды.

Биредә исәптә 2500 баш терлек , көнгә 22 тонна сөт җитештерелә. Барлыгы 120 кеше эшли. Колхоз даими рәвештә авыл халкына ярдәм итеп тора.

Узган елны “Зерновой” колхозы авылда өр-яңа спортзал ачты. Биредә авыл халкы джампинг белән шөгельләнә. Әлеге спорт төренә авылдашларын Айсинә Хәлиуллина өйрәтә. Шулай ук Айсинә Хәлиуллина татарча чигүле заманча киемнәр булдыра. Брендның исеме – “Асылъяр”. Спортзал белән танышуда журналистларга әлеге бренд продукциясе белән дә танышырга мөмкин булды.

Шулай ук делегатлар Иске Йөрек авылы мәчете белән таныштылар. Мәчет эшчәнлеге белән Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов таныштырды.

Әлеге мәчет Малмыж районына кергән 19 мәчетнең берсе булып тора. Биредә хәзер көндәлек һәм гает намазлары укыла, дини дәресләр һәм Рамазан ифтарлары, өмәләр кебек төрле милли-дини, җәмгыяви чаралар уздырыла. Иске Йөрек авылында тагын 1891 елгы агач мәчет бар, анысы ике гаеткә ачыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*