tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар Татар Кумбашы авылы тормышы белән таныштылар
Журналистлар Татар Кумбашы авылы тормышы белән таныштылар

Журналистлар Татар Кумбашы авылы тормышы белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Киров өлкәсенең Малмыж районына килделәр. Журналистлар Татар Кумбашы авылы тормышы белән таныштылар.

Кунакларны мәктәп музеенда каршы алдылар. Музей белән авыл китапханәчесе Гөлфия Мостафина таныштырды. Музей 1991 елдан эшләп килә. Музейда мәктәп турында, авыл турында, аның кешеләре турында күп материаллар, экспонатлар тупланган. Аларның саны 1000 арта.

Алга таба делегация авыл мәдәният йортына юл тотты. Мәдәният йортында үзләренең җырлары белән кунакларны “Аулак өй” төркеме каршы алды. Биредә Татар Кумбашы осталарының кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителгән иде: тәсбихләр, кулъяулыклар, картиналар һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*