tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Балтайда хәрбиләргә чәк-чәк пешерделәр
Урта Балтайда хәрбиләргә чәк-чәк пешерделәр

Урта Балтайда хәрбиләргә чәк-чәк пешерделәр

Урта Балтай мәдәният йортында уңган апалар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә җибәрү өчен чәк-чәк әзерләделәр.

Татлы ризыклар Гөлгенә Сөләйманова һәм Ландыш Мингалиева тырышлыгы белән әзерләнгән. Бу хакта мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева хәбәр итте.

“Егетләребезнең өйләреннән еракта баллы ризыклар да ашыйсы киләдер. Һәр ярдәм барган саен шулай өй ризыклары әзерләп җибәрәбез. Ватан өчен көрәшүче ир-атларыбызның туган якларга исән-имин кайтуларын телибез”, – ди ул.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*