tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәфәр кысаларында журналистлар Яңа Смәил авылында булдылар
Сәфәр кысаларында журналистлар Яңа Смәил авылында булдылар

Сәфәр кысаларында журналистлар Яңа Смәил авылында булдылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Киров өлкәсенең Малмыж районында. Сәфәр кысаларында журналистлар Яңа Смәил авылында булдылар.

Беренче итеп делегация мәктәпкә юл тотты. Биредә кунакларны авыл хакимияте башлыгы Рәшид Ахатов һәм мәктәп директоры Ильяс Гыйлметдинов каршы алды. Шулай ук мәктәп укучылары журналистларга татар телендә шигырьләр, татар биюләрен башкардылар.

Мәктәптә барлыгы 11 укытучы эшли. 2 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр татар теле укытыла. Мәктәп кысаларында татар, рус, мари, удмурт халыкларына багышланган музей да эшләп килә.

2022 елда авылда “Газпром – балаларга” программасы буенча төзелгән күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мәктәп янында урнашкан. Объектның гомуми мәйданы – 1007 кв. м, ул мини-футбол, волейбол, шулай ук ике баскетбол кыры өчен зоналарны үз эченә ала. Кышын мәйданчыкны хоккей һәм тимераякта шуу өчен кулланырга мөмкин. Журналистлар әлеге мәйданчык белән дә  танышты.

Алга таба Татарстан журналистлары делегациясе Яңа Смәил авылының мәдәният йорты белән таныштылар. Бина 2 этаждан тора, беренче этажда музей урнаштырылган. Мәдәният йортында кунакларга чигү буенча мастер-класс та оештырылды. Соңрак делегатларны Яңа Смәил авылы мәчете белән таныштырдылар. Мәчеттә даими рәвештә бәйгеләр оештырылып килә, аларда күрше республика вәкилләре дә катнаша. Атнага 3-4 мәртәбә дәресләр алып барыла.

Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов чара ахырында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук район башлыгы Малмыж районы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов Эдуард Симоновка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*