tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулъяулык чигүчеләрне “Нур”га чакырабыз!
?????????????????????????????????????????????????????????
?????????????????????????????????????????????????????????

Кулъяулык чигүчеләрне “Нур”га чакырабыз!

Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү – халкыбызның иң матур гореф-гадәтләренең берсе. Егеткә атап чигелгән кулъяулык — мәхәббәт, тугрылык билгесе. Шул ук вакытта, кулъяулык чигү — яшь киленнәрне осталыкта сынау да. Вәгъдә сүзләрен кулъяулык аша җиткерү йоласы тарихта калып бара, дип уйлыйдыр күпләр. Баксаң, юк икән. Бүген дә “кулларыннан алтын тамган” остабикләр арабызда яши.

Менә шул осталарны ачыклау өчен берничә ай элек “Кызыл таң” гәзите “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” дигән конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйге гәзитнең 100 еллык күркәм юбилеена да багышлана.

Бәйгедә катнашу өчен республиканың күп районнарыннан кулъяулыклар җибәрелде. Һәркайсының — үз тарихы, үз гүзәллеге.

Ниһаять, нәтиҗәләр чыгару вакыты да җитте. Җиңүче 15 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 18.00 сәгатьтә ачылачак күргәзмәдә билгеләнәчәк. Бу көнне театр фойесында кулъяулыклар күргәзмәсе ачылачак. Бәйгегә җибәрелгән кулъяулыклар тарихы белән дә танышып, осталык дәресләре дә алып булачак. Хисләргә бәйле күргәзмәнең логик дәвамы булып, 19.00 сәгатьтә театрның Зур залында Наил Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясе күрсәтеләчәк.

Материал http://kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*