tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Курган шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Курган шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Курган шәһәрендә. Бүген биредә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, “Урал арты татарлары” региональ иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марат Юнысов булды.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Курган өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

– 2022 елда Россия төбәкләрендә милләттәшләребез белән очрашулар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессының VII съездын үткәрүгә багышланган, – дип билгеләп үтте ул.

Онлайн режимда очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә кушылды. БТК комитетлары җитәкчеләре Конгресс тарафыннан үткәрелә торган проектлар һәм чаралар турында сөйләделәр. Алар арасында “Җәлил укулары” дип аталган нәфис сүз осталары бәйгесе, “Идел йорт” төбәкара театр коллективлары конкурсы, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге, “Татарча диктант” акциясе, “Татар кызы” матурлык һәм талант конкурсы, КВН Татар лигасы, социаль челтәрләрдә үткәрелә торган бәйгеләр һ. б.

Очрашуда Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре – Курган, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләре, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары вәкилләре чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*