tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курганда татар балалары өчен тел лагерьлары оештырылачак
Курганда татар балалары өчен тел лагерьлары оештырылачак

Курганда татар балалары өчен тел лагерьлары оештырылачак

Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка Курган өлкә хөкүмәтендә узган очрашу вакытында Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Лариса Кокорина җиткерде.

Үз чиратында Васил Шәйхразыев әлеге лагерьларның Татарстанда уңышлы эшләүләрен һәм үз чиратында әлеге башлангычта ярдәм итәргә, кирәкле белгечләр белән тәэмин итүдә булышырга әзер булуын искәртте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Биредә ул Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Лариса Кокорина белән очрашты. Очрашу барышында җитәкчеләр ике яклы хезмәттәшлек мәcьәләләре турында фикер алыштылар. Васил Шәйхразыев Кургандагы татар мәдәнияте үзәге күпләр өчен үрнәк булуын, 2018 елда Әлмәндә узган Бөтенроссия авыл Сабантуе югары дәрәҗәдә үткәрелүе турында аерым ассызыклап узды.

Очрашуда шулай ук “Урал арты татарлары” оешмасы рәисе Марат Юнысов та катнашты. Ул үз чиратында район үзәкләрендә татар телен укыту һәм Сафакүлдә көрәш үзәген ачу мәсьәләләрен күтәрде. “Әлеге үзәк губернатор ярдәме белән тормышка ашырылса, регионда көрәш спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен куанычлы вакыйга булыр иде”, – дип ассызыклады Марат Юнысов. Васил Шәйхразыев үз чиратында үзәк өчен көрәш келәмнәре белән ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*