tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган шәһәре башлыгының беренче урынбасары Павел Каргаполов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Курган шәһәре башлыгының беренче урынбасары Павел Каргаполов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Курган шәһәре башлыгының беренче урынбасары Павел Каргаполов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Курган шәһәре башлыгының беренче урынбасары Павел Каргаполов белән очрашты. Очрашу барышында Милли Шура рәисе Татар конгрессы тарафыннан алып барылган эшчәнлек турында, шулай ук федераль округларда татар активы белән җыелышлар уздыру матур бер традициягә әйләнгәне турында бәян итте. Җитәкчеләр алга таба да милли-мәдәни өлдкәдә хезмәттәшлекне үстерү һәм 2022 ел планнары турында да фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев, ТР Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, “Урал арты татарлары” оешмасы рәисе Марат Юнысов, һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*