tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты
Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Раҗәб аеның 23 нче көнендә (24 нче февральдә), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның бишенче уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 21 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.
Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

100-дән артык уенчы ике сәгатьтән артык чишкән сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2021-2022 нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Финал – алтынчы уен 2022 елның 24 мартына билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда изге Рамазан ае башланыр алдыннан билгеле булачак һәм кыйммәтле бүләк алачак. Ә Рамазан ае алдыннан – 2022 елның 31 мартында –  оештыручылар сезоннан тыш изге аебызга багышланган тагын бер уен уздыра.

2022 елның 19-20 май көннәрендә “КазанСаммит” программасы кысаларында “КазанЭкспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен тагын 2 уен көтелә.

dumrt.ru

Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

23нче ноябрьдә, Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен эшли башлаган яңа проект – «MuslimQuiz»ның 4нче уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 20 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

120-дән артык уенчы ике сәгатьтән артык чишкән сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2021-2022нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда изге Рамазан ае башланыр алдыннан билгеле булачак һәм кыйммәтле бүләк алачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*