tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Татарстанда Коръән бәйгеләре һәм Коръән дәресләре уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
2022 елда Татарстанда Коръән бәйгеләре һәм Коръән дәресләре уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елда Татарстанда Коръән бәйгеләре һәм Коръән дәресләре уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

24нче декабрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов һәм Имамнарның белемнәрен күтәрү үзәге җитәкчесе Габдулла хәзрәт Гыйләҗев белән күреште. Очрашуда сүз 2022 елда гамәлгә ашыру ниятләнгән чаралар планы буенча фикер алышу, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан районкүләм һәм республикакүләм Коръән бәйгеләре үткәрү, мәчетләрдә балалар өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләрен оештыру хакында барды. Камил хәзрәт татар мәкаме буенча иң яхшы Коръән укучылар бәйгеләрен үткәрүне хуплады һәм аны оештыру буенча киңәшләрен бирде. “Татар мәкаме буенча иң яхшы Коръән укучыларны һәм хафизларны ачыклау буенча конкурс нигезләмәсе, бәяләү критерийлары, жюри буенча сездән тәкъдимнәр көтәм. Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләр 2022 ел дәвамында бәйрәм тантаналарында катнашачак”, – дип уртаклашты Камил хәзрәт.

Очрашуда катнашучылар уразага әзерлек уңаеннан “Рамазан аен Коръән укырга өйрәнеп каршы ал” дигән массакүләм акция игълан итү буенча сүз алып барды. “Халыкка уразаны ач тору ае дип кенә түгел, Коръән уку, рухи яктан камилләшү ае буларак аңлату эшләрен алып барырга ниятлибез”, – диде Габдерәшит хәзрәт.

Балаларны яшьтән Коръән фәннәренә җәлеп итү максатыннан, Коръән-хафизлар үзәге белгечләре һәм хафизлар катнашында Казан мәчетләрендә Коръән ятлау дәресләре оештыру хакында да фикер алышынды. Хафизлар үзәге остазлары тарафыннан өйләдән алып кичкә кадәр билгеле бер мәчетләрдә Коръән укудагы хаталарны төзәтү дәресләрен оештыру мөмкинлекләре каралды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*