tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИЯЛИда республикада беренче мәртәбә милли балет тарихы өйрәнеләчәк
ИЯЛИда республикада беренче мәртәбә милли балет тарихы өйрәнеләчәк

ИЯЛИда республикада беренче мәртәбә милли балет тарихы өйрәнеләчәк

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яңа юнәлеш буларак, милли балет тарихы өйрәнелә башлый.

Институтның тасвирый-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлеге 2021 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында бүлек мөдире Рауза Солтанова яңа юнәлешне өйрәнәчәк галимне — Луиза Петрованы тәкъдим итте.

«Луиза Петрова — профессиональ балет белгече. Бу безнең яңа юнәлеш. Мондый белгеч республикада бердәнбер дип беләм. Безнең максат — балет буенча мирасыбызны өйрәнү», — диде ул.

«Мин мәдәният институтында Татар балеты тарихы фәнен укыткан идем. Шунда аңладым — бу юнәлештә студентлар тәкъдим итәрдәй бер материал да юк булып чыкты. Димәк, милли балетны өйрәнү буенча эшләргә кирәк иде», — дип башлады чыгышын Луиза Петрова.

«Егерменче-утызынчы елларда милли республикаларда театрлар һәм аларда милли репертуар барлыкка килә башлый. Беренче милли балет „Шүрәле“ булуын барыбыз да беләбез. Без беренче чиратта милли балетны өйрәнәчәкбез», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*