tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен җәмигъ мәчет белән танышудан башлады
Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен җәмигъ мәчет белән танышудан башлады

Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен җәмигъ мәчет белән танышудан башлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде. Биредә ул Урал федераль округының  татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уздырачак.

Программа кысаларында Милли Шура рәисе Урал федераль округыннан җыелган милләттәшләр белән берлектә Курганның җәмигъ мәчете белән таныштылар. Әлеге мәчеткә нигез 2000 елда салына һәм 2011 елның көзендә манарага ярымай урнаштырыла. Әмма аска катларда җомга намазлары инде 2008 елдан бирле оештырыла башлый. Мәчет проекты «Кургангражданпроект» институты белгечләре тарафыннан эшләнгән, алар Төмән өлкәсендәге мәчетләрнең архитектурасы белән танышып, алар нигезендә Курган җәмигъ мәчете проектын эшләгән. Башлыча төзелеш җирле мөселманнарның хәйрия фонды акчасына алып барылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*