tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды

17 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурсның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин катнашты. Ул катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*