tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелләр чишелде
Күңелләр чишелде

Күңелләр чишелде

“Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә махсус операциядә катнашучыларның әниләрен чакырып, өлкә диния нәзарәте кул астында эшләүче “Әл-Манар” оешмасы җитәкчесе Әмир Галеев матур бәйрәм үткәрде. Оештыруда оешма волонтерлары, нәзарәтнең гарәп һәм татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләр актив катнаштылар.

Матур чараны Рафаэль хаҗи Гадиев белән “Этнос” үзәге директоры Гөлнара Сәгыйтова алып бардылар. Бәйрәмдә үзәккә йөрүче балалар җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, биеп тә күрсәттеләр. Кунаклар күңелен кузгатып үзәк педагогы Җәмилә Мирасова, Айгөл Нәфыйкова, Рафаэль Гадиев әниләргә багышланган җырларын, көмеш волонтер Мәсхүдә Дәүләтшина шигырь бүләк иттеләр. Апалы-сеңелле нәни Шигаповалар да сәнгатьле итеп шигырь укыдылар. Ә инде хөрмәтле кунак – өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт Садыйков җылы тәбрикләүдән соң, поэзия яратуын әйтеп, эчтәлекле, дулкынландыргыч шигырь башкарды. Аның башлангычын шәһәр думасы депутаты ярдәмчесе Салават Бурундуков та уңышлы дәвам итте.

Бәйрәм күңелләрне нечкәртте, әниләргә ихтирам, игътибар чиксез булуы расланды.

Аннары уеннар уйналды, әниләр балалары турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Кунаклар чыгышларында илне сакларга лаеклы балалар үстергәннәре өчен сугышчы аналарына рәхмәтләрен жәлләмәделәр, илдә милләтара дуслык, бер-береңә ярдәм, игътибар турында әйттеләр. Төмән дәүләт университетының патриотик тәрбия үзәге җитәкчесе Динар Нәфыйков Палестинада якыннарын югалтучы студентларга булышулары, аларны авыр кайгылары белән үзләрен генә калдырмаулары турында сөйләде. Зиннәт хәзрәт Динар Әмир улына милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

“Әл-Манар” волонтерлар оешмасы җитәкчесе Әмир Галиев һәр әнигә чәчәк һәм бүләк тапшырды.

Бәйрәм сый тулы өстәл артында рәхәт сөйләшүләр белән дәвам итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*