tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелеп беткән. Премьера март аенда көтелә
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелеп беткән. Премьера март аенда көтелә

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелеп беткән. Премьера март аенда көтелә

Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча нәфис фильм төшерелеп беткән. Режиссеры Александр Далматов фильмның премьерасы 2024 елның март аенда булыр дип фаразлый.

«Съемкалар март, май, июль, август айларында Әтнә, Арча, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан районнарында, Юдиноның тимер юл станциясендә узды. Барлыгы 28 смена эшләнде. Сентябрьдә Мәскәүдә монтаж эшләре башланачак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Александр Далматов.

Фильмның төп герое Хәмдиянең улы Ирек ролендә төшкән Хәсәнгә эш башланганда җиде ай булса, төшерү эшләре беткәндә 1 яшь тулган.

Спектакльдә Татарстанның җиде театрыннан 50 профессиональ актер катнашкан. Болар – Камал, Тинчурин, Кариев, Рус ТЮЗы, Әлмәт, Әтнә дәүләт театрлары һәм «Сдвиг» театры.

Фильмда Камал театрыннан Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова, Алмаз Фәтхуллин, Гөлчәчәк Хафизова төшкән. Кариев театры артистларыннан Муса Камалов, Ләйсән Большова, рус театрында эшләгән татар егете Сәйдәш Шәрапов беренче тапкыр төшкән.

«Кырык дүртнең май аенда» – массакүләм сәхнәләре күп булган татар фильмнарының берсе санала. Фильм командасы әлеге картинаны татар тормышын, кием-салымнарын, көнкүрешен күрсәткән кино-энциклопедия дип билгели.

Фильм Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфина Фәттахованың актив катнашлыгында төшерелгән. Ул кастингларда катнашкан. Фильм төшерү өчен Нурихан Фәттахның әнисеннән калган көянтәне, ястык тышлыгын һәм келәмнәрен биреп торган.

Фильмның презентациясе һәм режиссер Александр Далматов белән очрашу «Корстон»да 5 сентябрь көнне Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында була.

Фильмның продюсеры – Тинчурин театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Фильм Татарстан Республикасы Хөкүмәте субсидиясе, «Татнефть» гранты хисабына Тинчурин театры һәм Арча Якташлык җәмгыяте тарафыннан төшерелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*