tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда Сабан туе үтте
Кырымда Сабан туе үтте

Кырымда Сабан туе үтте

Симферополь шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе үтте, дип хәбәр итә Кырым Республикасындагы Татарстанның даими вәкиллеге.

Гагарин исемендәге паркта татар халкының милли ризыкларыннан дегустация оештырылды. Соңрак спорт ярышлары үтте. Шулай ук бәйрәмдә кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылган иде, сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, ТРның танылган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Россия һәм чит илләрдә узган конкурслар лауреаты Фәридә Фәйзрахманова, Азат Хәлимов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*