tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күз яшьле очрашу
Күз яшьле очрашу

Күз яшьле очрашу

30 мартта автономиябезнеӊ яӊартылган, милли рухта бизәлгән үзәгендә инде күптән планлаштырылган ветераннар очрашуы узды. Бу очрашуга оеткы узган елда 19 мартта өлкә «Исәннәрнеӊ кадерен бел, үлгәннәрнеӊ каберен бел» фестивалендә үк салынган иде. Нижгар татарларыныӊ иҗтимагый тормышын торгызуда, аны үстерүдә, мәдәниятебезне, телебезне саклап калуда, гореф-гадәтләребезне торгызуда зур урын алган шәхесләргә багышланган иде ул бәйрәм. 20-нче ел азагында бер-бер артлы Yмәр хәзрәт Идрисов, Рауза Усман кызы Хәйретдинова, Марат Кадыйр улы Юнисовлар, бераз соӊрак Булат абый Әбубәкиров, Наилә Мисбах кызы Насырова китеп бару башка сыймастай хәбәр булды бик күп нижгарлылар өчен. Аннан алдагы елларда Зөhрә апа Абдюханова, Рәшит hәм Гөлнур Рәхимовлар, Рәхимә апа Данеева, Мансур абый Хафизов, Нуриман абый Мансуров, Рифат абый Ибраhимов, Рәүф абый Абдуллин кебек шәхесләр якташларын ятим итеп киткәннәр иде. Ярый әле Нижгарда милли хәрәкәтне башлап җибәргән Фәймә апа белән Алимҗан абый Орловлар, алар белән бергә халыкка хезмәт итү дигән авыр йөкне тарткан Гаяз хәзрәт Закиров, Рамиль абый Салихҗанов, Халидә апа Хөсәенова, Асият Шакиров, Сафа Царбаев, Зәйтүнә Богданова, Йолдыз Трушина кебек милләтпәрвәр кешеләр исән, Аллах Тәгаләгә меӊ шөкер. Башта «Туган як» оешмасында актив булганнар, соӊгы елларда автономиябез эшендә дә тыгыз катнашалар.

Фестивалебез нәкъ менә Нижгар иҗтимагый тормышыныӊ чишмә башында торган барча шәхесләргә багышланган иде. Кызганыч, пандемиянеӊ иӊ кырыс вакыты булганга, ул бәйрәмгә күпләр килә алмады. Шул чактан «их, очраштырасы иде шундый шәхесләрне, җыярга иде үзләрен бергә!» дигән уй тыӊгы бирмәде миӊа. Күпчелеге белән безнеӊ чараларда да, аерым-аерым да очрашып, ветераннарыбызга бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр илтеп, хәлләрен белеп торсак та, алар үзара күрешми диярлек. Менә ниhаять, җитте шунлый көн. Очраштырдык үзләрен, аларныӊ бер-берсе белән күрешүе бик дулкынландыргыч, тәэсирле булды. Фестивальгә әзерләнгән стендлардагы фотоларда үзләрен дә, бергә күпме чараларда катнашкан якташларын да табып, шау-гөр килделәр. Яӊа стендларга, буклетларга төрле чарадардан фотолар да алып килгәннәр, аларны тәртип белән барлап, Сабантуйга өлгертергә тырышырбыз.

Аралашу милли ризыклы табыннар артында дәвам итте. Алда әйтеп узган барча вафат ветераннарбызны искә алып, матур хәтирәләр белән бүлештек. Кайда көлке, кайда күз яшьләре белән бик күп вакыйгалар искә алынды. 16 яшеннән татар иҗтимагый тормышында кайнаган дустыбыз, җырчы-баянчы композитор Дамир Фәисханов белән Зөhрә апаныӊ, Марат абыйныӊ яраткан җырларын да, халык җырларын да башкарып, моӊланып та, сагышланып та бик матур узды бу очрашу. Дамирга hәрвакыт безнеӊ белән булганга, hәр идеябызны хуплап, чачраларыбызда катнашканга, табын оештырырга булышкан Дамир Юсиповка да зур рәхмәт.

Әлбәттә, бу очрашуга да барысы да килә алмадылар, шуӊа күрә аларны айга бер булса да оештырырга килештек. Яшьрәк, балачактан ук иҗтимагый тормышта кайнаган активистларны соӊрак аерым җыярга булдык. Иӊ якындагысы изге Рамазан аенда Х. Фәизханов ис. Ислам институтында ифтар табыны артында татар иҗтимагый оешмалар, Диния нәзарәте вәкилләре белән бергә узачак, Аллах кушса.

Бик кыска гына бу тормышта исәннәрнеӊ кадерен белеп, улгәннәрнеӊ рухларын шатландырып, аларныӊ Нижгар татарлары өчен кылган гамәлләренеӊ бәясен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде.

Зилә Ахмадуллина,

Түбән Новгород өлкәсе «Ак калфак» оешмасы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*