tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка 55 яшь
“Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка 55 яшь

“Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка 55 яшь

Бүген, 29 декабрь көнне, Башкортстандагы “Кызыл таң” нәшрияте директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза. 

Хөрмәтле Фаил Камил улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Башкортстанда нәшер ителүче иң абруйлы татар газетасы “Кызыл таң”ны җитәкләү дәверендә без Сезнең үз эшегезнең остасы, халкыбызның күңел халәтен тоя белүче милли җанлы шәхес булуыгызга инандык. Башкортстандагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, талантлы яшьләр һәм балаларның иҗаты белән һәрдаим укучыларны таныштырып баруыгыз өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татарларны берләштерүдә керткән өлешегез бихисап зур.

Хөрмәтле Фаил Камил улы, туган көнегез уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Каләмегез үткен, башлаган эшләрегез һәрвакыт уң булсын. Тагын озак еллар дәвамында Башкортстанга һәм Татарстаныбызга, милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*