Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш республика фестивале программасына кертелгән
Көрәш республика фестивале программасына кертелгән

Көрәш республика фестивале программасына кертелгән

2020 елда узачак федераль һәм республикакүләм дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә көрәш тә кертелгән. Татарстаннның спорт министры Владимир Леонов журналистлар белән очрашуда шул хакта җиткерде. Әлеге чара Спорт министрлыгының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан оештырылды.

– Федераль дәрәҗәдәге ярышларга килгәндә, киләсе елга Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең беренче уеннары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган пенсионерлар Спартакиадасы, коляскадагы баскетбол буенча Бөтенроссия турниры һәм көрәш буенча дөнья чемпионаты көтелә. Соңгысы Казанда һәм Саба районының Миңгәр авылында узачак, – диде Леонов.

Министр сүзләренчә, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы кубогына милли һәм Олимпиянеке булмаган спорт төрләре буенча республикакүләм фестиваль кысаларында көрәшчеләр дә бил алышачак. Фестиваль программасына көрәштән тыш автомобиль, гер, ат спорты, аркан тартыш һәм армспорт та кертелгән.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*