tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лашман мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов исеме бирелде
Лашман мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов исеме бирелде

Лашман мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов исеме бирелде

Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов (1941-2016) исеме бирелү тантанасында Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, район җитәкчесе Рамил Әйбәтов, артистның хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты.

Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова мәдәният йортында Наил Шәйхетдиновка багышланган фотокүргәзмә оештырды. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов авыл мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов иҗатына багышланган стенд бүләк итте. Әлеге стенд белән авыл мәдәният йортына килгән һәркем таныша алачак.

Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, Наил Шәйхетдинов исемен мәңгеләштерү эшен Тинчурин театры алга таба да дәвам иттерәчәк.

“Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрының йөзе булды. Гомумән, ул катнашкан спектакльләр театрның алтын фондын тәшкил итә. Наил Шәйхетдинов тудырган Хуҗа Насретдин, Гайфи, Салих бабайларны, Муллагали, Гыйльман агайларны, Юныс хаҗиларны тамашачының озак еллар хәтерендә саклаячагына шигем юк. Иң куанычлысы – мөхтәрәм артистыбызны якташлары онытмый һәм аның исемен күтәрә” -, дип чыгыш ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Шулай ук Лашман мәдәният йортында чирмешәннәр Наил Шәйхетдиновның кызы – Камал театры актрисасы, Татарсанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы 50 яшьлек юбилее белән котлады.

Наил Шәйхетдинов 50 елдан артык Тинчурнин театрында эшли, 200дән артык образ иҗат итә. Тинчурин театрында Наил Шәйхетдинованың соңгы роле – Шамил Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары” спектаклендә Салих бабай.

Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*