tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды
«Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды

«Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды

Башкортстан Республикасы көне ел саен 11 октябрьдә зурлап билгеләп үтелә. Бүген «Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Үз чыгышында ул Башкортстан Республикасы халкын әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады.

Шулай ук биредә Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә зур казанышларга ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләрен Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабиров  тапшырды. Ул  республика файдасына хезмәт итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*