tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы җирлегендә имамнарга чыгыш ясау осталыгы буенча дәресләр оештырылды
Баулы җирлегендә имамнарга чыгыш ясау осталыгы буенча дәресләр оештырылды

Баулы җирлегендә имамнарга чыгыш ясау осталыгы буенча дәресләр оештырылды

Бүген Баулыга Ютазы һәм Бөгелмә районыннан кырыкка якын имам килде. Аларны Казан Дәүләт мәдәният институтының педагогика фәннәре кандидатлары, доцентлар чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр.

Чара Баулы районының имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Халык белән эшләгән вакытта сөйләм дөреслеге, дикция, оста итеп вәгазьләр сөйләү, азан әйтүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

– Безнең районда мондый чара беренче тапкыр гына оештырылды, – дип сөйләде районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Бүген алган дәресләр аша эшләрен тагын да күркәмрәк итеп оештыруга ирешерләр.

Шулай ук район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин уңышлар теләп, оештыручыларга рәхмәт белдерде.

– Республика президенты каршында Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе оешты. Узган ел без республика районнары буенча район башлыкларын чыгыш ясау осталыгына өйрәттек. Быел районнарга чыгып имамнар белән эшлибез. Бер килүдә генә әлбәттә әллә нәрсәгә өйрәтеп булмый, – дип сөйләде ди Казан Дәүләт мәдәният институтының педагогика фәннәре кандидаты, доцент Земфирә Ибятова. – Максатыбыз имамнарга үз-үзеңне халык алдында тоту, сулыш өстендә эшләү, тавыш белән идарә итү һәм дикция өстендә эшләүне өйрәтү. Саф татар телендә, сүзләрне дөрес кулланып, матур сөйләм аша халык белән эшләү буенча дәресләр бирәбез. Теория генә түгел, ә практик күнегүләр аша эшлибез. Бүген без хезмәттәшем Илсөяр Шиһапова белән эшлим.

– Татарстанда 1500дән артык мәчетләр бар. Имамнар төрле яшьтә. Укулар да шунлыктан оештырылды, – дип аңлатып үтте көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин. – Безне тыңлаучы мөселман кардәшләребез үрнәк алып, үзләренә дәрес алып китәрлек вәгазьләр укырга кирәк.

– Укулар оештыру бик кирәкле дип саныйм. Безнең туган телебезне югалтмау өстендә эшләү, югары кваликацияле мөгаллимәләр килеп укытуы безнең өчен зур дәрәҗә, – дип сөенече белән уртаклашты Исергәп авылы имам хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Мондый укуларның даими рәвештә итәргә кирәк. Халык белән эшләүгә, мөселман кавеменең күңеленә иман орлыклары салуда зур эш башкарыла һәм җирле имамнардан да шул хезмәт таләп ителә.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*