tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендар конструктор Гарәфетдин ага турында
Легендар конструктор Гарәфетдин ага турында

Легендар конструктор Гарәфетдин ага турында

Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәре тарихында мәңге җуелмас эз калдырган кешеләр бар. Шуларның берсе – Бөек Ватан сугышы вакытында җиңүгә зур өлеш керткән
ату коралын уйлап табучы  конструктор Георгий Семенович Шпагин. Журналист
блокнотларымның берсендә   Түбән Шөннән Гарәфетдин ага Яхинның  Георгий
Семенович Шпагин һәм сугыш еллары турында истәлекләре бар.

Тарих битләренә күз салыйк. 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдә хәрби парад
була. Башкаланың Кызыл мәйданыннан солдатлар туры сугыш кырына китсә,
шул ук көнне Мәскәү янындагы ППШ ясаучы Загорски заводы эшелон-эшелон
булып ерактагы Нократ Аланына юл ала. Ноябрь ахырында беренче партия
корал фронтка озатыла. Корал эшләп чыгару өчен бернинди мөмкинлеге
булмаган Нок-рат Аланы шпулька фабрикасы тиз ара данлыклы корал заводына
әверелә.

Мәскәү яныннан килә торган беренче эшелонны Нократ Аланы тимер юл
станциясендә бушатканда авыр-авыр тимер станокларны ничек заводка хәтле
алып барасын уйладылар микән? Ул вакытта  вокзалдан заводка хәтле булган
тимер юл әле салынмаган. Ә бит ара өч чакрымлап булыр. Чынлыкта, уйлап
торырга вакыт та булмый, сугыш вакыты, приказ! Станокларны зур-зур
калайларга төшерәләр дә, калайларны чана итеп, ат белән, атлар
җитмәгәндә ат урынына кешеләр үзләре җигелеп, тарталар. Цехларның әле
түбәсе булмый, ә станоклар инде эшли. Пистолет- пулемет Шпагина, кыскача
ППШ, ә сугышчылар тарафыннан яратып һәм хөрмәт белән “папаша” дип
йөртелгән бу төр корал 1941 елның көзендә шулай итеп  Нократ Аланы
шәһәрендә эшләнә башлый. Бөек Ватан сугышына бездән  барлыгы 2 500 000
ППШ китә!

Тирә-як төбәкләрдән, сугышка алынмаганнарны, заводка эшкә җыялар, шул
исәптән татар авылларыннан да. Бу турыда Гарәфетдин Гайфетдин улы Яхин,
мәрхүм инде, яхшы хәтерли иде. Аның белән очрашу 2004 елның 7 июль
көнендә булды.
– Сугыш вакытында Түбән Шөн халкын Пүләнкәгә эшкә йөрттеләр. Без заводка
керә торган тимер юлны салдык, ул колхозниклар көче белән эшләнде.
Усадта тордык (хәзер Нократ Аланы шәһәренә кушылган авыл). Түбән
Шөннекеләр Ягур (Егор) дигән урыста тордылар. Ул вакытта агач кашык
белән ашый идек әле, – дип сөйләгән иде Гарәфетдин ага. – Аннан
мәктәпкә, бүлнискә утын ташу безнең өстә иде. Ат белән иртән горсоветка
барабыз, бер ак сакаллы бабай, исеме кем булгандыр инде, белмим,
разнарядка бирә. Ә заводка керә торган тимер юлны кышын да төзедек.
Каткан җирне лом белән казый идек. Завод территориясе эчендәге поезд
борылып чыгып китә торган юл шул безнең тарафтан кыш эшләнде. Суык, җил,
өс-баш бөтен түгел, туңгач, өелеп-өелеп, җылынырга дип цехка керә
идек… Эшләгән өчен миңа 6 метр ситсы бирделәр. Әни белән түтәйгә
күлмәклек булды, бик сөенделәр.

Ашау вокзалга бара торган юлда урнашкан Ильич исемен йөртә торган клубта
оештырылган иде. Ашау карточка белән, гел диярлек кәбестә ашы булды.
Ижаудан килгән уполномоченный карап эшләтте.
Шпагинның үзен очратканым булды. Соңрак инде бу. Түбән Шөнгә ауга килә
иде ул. Юллар юк бит инде, берсендә, яңгырдан соң, машинасы белән баткан
иде. Безнең Сарапул күлендә мунчала төшергән чак. Бүгенгедәй хәтердә,
Шпагинның өстендә китель, генераллар кия торган галифе чалбар, гәүдәсе
җыйнак кына. Бездән нинди ярдәм инде?  Уйлаша торгач, атның алды арбасы
белән тарттырып карарга булдык. Баткан машинаны ат өстери алмый инде.
Бик көчле Мөхәммәтгали абый бар иде. Ул чалбар балагын сызганып сазлыкка
керде, көчәнеп,  машинаны күтәрде, мин ат белән тарттырдым. Шулай итеп
тәки чыгардык бит! Бик җылы итеп рәхмәт әйтте.

Авылда Мәгъсүм абыйларга керә иде. Берсендә, аудан кайт- канда
Сабирәттәйгә ике үрдәк биргән. Чистарта башласа, теге ике үрдәк тамгалы
– үз үрдәкләре булып чыга! Дөрестерме, шулай дип сөйлиләр иде.
Бер елны ат чире чыкты. Карантин. Бар юллар ябык. Бу сугыш вакыты.
Пүләнкә юлы ябык,  Кенәүч аша йөрдек. Ә Шпагинны Сасмакта авыл уртасында
тотканнар.Тегенең ачуы чыккандыр инде: “Бәхетегез, авыл уртасы булды,
авылдан читтә тоткан булсагыз бөтенегез шунда кала иде!” – дигән дип
сөйләделәр. Әллә чын, әллә ялган, белмим. Карантин булганлыктан авылга
керергә ярамый, ә аны авыл уртасында тоталар!
Сугыш елларында авылдан шактый кеше заводта эшләде. Ул вакытта агач
табак, җамаяк, агач кашык. Автомат чыгара башлагач брак дискеләрдән
тимер тәлинкә, табаклар ясый башладылар. Тимер кадаклар да авылга шул
вакытта кайта башлады. Кадак дигәч тә, хәзерге кебек кадак түгел инде.
Калынрак тимер кисәгенең кырыен, бияләй эченә тутырып минем аша
җибәрәләр иде…

Хатирәләр – хәтер алар. Гарәфетдин ага үзе күптән мәрхүм, ә ул
сөйләгәннәр истәлек булып йөрәк түрендә саклана.
29 апрель  легендар конструктор Георгий Семенович Шпагин (1897-1952)
туган көн. Нократ Аланы шәһәрендә аның истәлеге итеп ул яшәгән йортта
музей оештырылган. Йорт эче нәкъ үзе торган вакыттагы кебек итеп
кадерләп саклана.

    Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*