tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лена Колесникова “Татар кызы ” бәйгесендә катнашучылар белән очрашты
Лена Колесникова “Татар кызы ” бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Лена Колесникова “Татар кызы ” бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Халыкара “Татар кызы” конкурсының ярымфинал этабы ачылды.

Шулай ук бүген кызлар Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, Халыкара “Татар кызы” конкурсы дирекциясе Президенты Лена Колесникова белән очраштылар. Ул – “Татар кызы” проектының авторы һәм илһамландыручысы.

Лена Колесникова кызларга конкурсның барлыкка килү тарихы, аны булдыру максатлары һәм әлеге проектның үз-үзеңне камилләштерүдә уйнаган роле хакында сөйләде.

– Проект кысаларында без барыбыз да бер зур һәм тату гаиләгә әйләнәбез. Мин сезгә бу көннәрне  “Татар кызы” проектының рухын тоеп, илһамланып, уңай хисләр кичереп үткәрүегезне телим. Уңышлар сезгә! Йөзләрегездә һәрвакыт елмаюлар булсын! –  дигән теләкләрен җиткерде Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе.

Катнашучыларның программасы Казан буенча кичке экскурсия белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*