tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленинград өлкәсендә диңгез борынына татар диңгезчесе Измаил Зәйдуллин исеме бирелде
Ленинград өлкәсендә диңгез борынына татар диңгезчесе Измаил Зәйдуллин исеме бирелде

Ленинград өлкәсендә диңгез борынына татар диңгезчесе Измаил Зәйдуллин исеме бирелде

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Хәрби-диңгез флоты иҗтимагый оешмалары ветераннары һәм татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә татарлардан беренче су асты йөзүчесе, 1 ранг капитаны Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарды.

Агымдагы елның 20 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Ленинград өлкәсенең Кингисеп муниципаль районы территориясендә урнашкан исемсез мыска “мыс Измаила Зайдуллина” исемен бирү турындагы боерыкка кул куйды. Бу ноктаның координаталары төньяк киңлекнең 59о40,5’ һәм көнчыгыш озынлыкның 28о00,9′.

 

1940 елның август-октябрь айларында 3 ранг капитаны Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе су астында йөзү тарихында беренче тапкыр Полярдан Владивостокка Төньяк диңгез юлы белән барып җитә. Бу сәяхәт бер навигация вакытында ЭОН-10 составында, ватылуларсыз башкарыла. Кызганычка каршы, сәяси характердагы фикерләрдән чыгып, су асты көймәсе экипажының батырлыгы хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнмәгән.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдуллин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша: Севастополь оборонасында, Керчь ярымутравын саклауда катнаша.

2 нче ранг капитаны Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин 1944 елның 26 августында Нарва култыгы сулыкларында һәлак була. Үлгәннән соң аңа «1 нче ранг капитаны» исеме һәм 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*