tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе иң яхшы товарлар бәйгесендә лауреат булды
Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе иң яхшы товарлар бәйгесендә лауреат булды

Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе иң яхшы товарлар бәйгесендә лауреат булды

Дизайнер Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе Татарстанның иң яхшы товарлары арасында җиңү яулады. Ел сан Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтү буенча лидерлар исемлеге билгеләнә. Быел әлеге бәйгедә шушы коллекция ТОП-бишлеккә кереп, лауреат исемен алды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Дизайнер Ләйсән Хаҗиева милли киемнәр, атрибутлар ясау белән шөгыльләнә. Былтыр чыгарган яңа коллекциясе «Тукай кызлары» дип атала. Әлеге коллекция ефәктән тегелгән татарча күлмәкләр, асылташлардан ясалган.

«Милли стильдәге күлмәкләр стиллизациясен бүген кызлар, ханымнар яратып кия, чөнки алар заманчарак итеп эшләнгән. Әлеге күлмәкләрне никах мәҗлесләренә, дини бәйрәмнәргә яратып алалар, көндәлек тормышта да нәкь шулай киенергә яратучылар саны елдан-ел арта бара!» – ди Ләйсән Хаҗиева.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*