tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк Осетиядә татар теле курслары ачарга җыеналар
Төньяк Осетиядә татар теле курслары ачарга җыеналар

Төньяк Осетиядә татар теле курслары ачарга җыеналар

Төньяк Осетия-Аланиядә тагын 2-3 айдан татар телен өйрәнү курслары ачарга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Татар милли-мәдәни җәмгыяте яшьләр бүлеге җитәкчесе Регина Бициева хәбәр итте.

«Бездә татарлар шактый күп, һәм барысы да бераз булса да сөйләм телен өйрәнергә тели. Монда әле күптән түгел генә килүчеләр аны әйбәт белә һәм алар белеме белән уртаклашырга әзер. Курслар турындагы фикер күптән туган иде, хәзер без бүлмә таптык, сыйныфлар туплыйбыз һәм актив рәвештә татарлар арасында мәгълүмат таратабыз», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, мондый курсларга ихтыяҗ өлкәннәрдә дә, балаларда да бар. Дәресләрне атнага 2 тапкыр берәр сәгать үткәрү күздә тотыла. Соңыннан программа киңәергә дә мөмкин.

«Үз белемнәребезгә нигезләнәчәкбез, әмма шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы безгә бу курслар турында консультация бирде. Җитәкчебез Казанга барды, безгә нинди юнәлештә эшләү яхшырак булуын һәм нинди программа кулланырга икәнен әйттеләр», — диде Регина Бициева.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*