tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарларының “Ак калфак” оешмасы бәйрәмнәрдә актив катнаша
Удмуртия татарларының “Ак калфак” оешмасы бәйрәмнәрдә актив катнаша

Удмуртия татарларының “Ак калфак” оешмасы бәйрәмнәрдә актив катнаша

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы бәйрәмнәрдә актив катнаша.

Удмуртия башкаласында уздырылган Республика куләм «Сабантуй-2023» бәйрәмендә оешма актив эшләде. Сабантуйда катнашучылар һәм кунаклар өчен 7 остаханә оештырылды. Ә гомумән оешма активында татар һәм башкорт мәдәнияте буенча 38 остаханә бар.

27 июньдә бәйрәм чаралары дәвам итте. «Росток» балигъ булмаганнар өчен социаль-реабилитация үзәгендә булдылар. Балаларны татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Татар халкы турында презентация күрсәттеләр.

Презентацияне татар мәдәниятен белү викторинасы белән тәмамланды. Шулай ук балалрны татар милли киемнәре белән таныштырдылар:
– татар колориты үзенчәлекләре турында сөйләделәр;
– балаларга милли киемнәрдә фотога төшү мөмкинлекләре булдырылды.

Балалар татар халкынын шаян җырын җырларга өйрәнделәр. «Капка» музыкаль уенын уйнадылар һәм биеделәр.

Тыныч сәгатьтән соң яшь буынга өч остаханә уздырылды:
– нәни балалар татар костюмнарын төрле төсләргә буядылар;
– урта яшьтәге балаларны татар флагы төсләрендә җептән «беләзек» тукырга өйрәттеләр;
– ә өлкәнерәк балалар татар флагы төсләрендәге тасмалардан «беләзек» үрергә өйрәнде.

28 июньдә РОДД «СТЖ УР «Ак калфак» канаты астында эшләп килүче «Дуслык» татар һәм башкорт мәдәниятен яратучылар клубы активистлары, Үзәк мәчеттә оештырылган «Корбан бәйрәмендә» аралаштылар.

А.Н. Абдуллина 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*